Кичә, 9 июньдә Яңа Чишмә районы халкы табигатьнең гүзәл кочагында утызынчы тапкыр сабантуй бәйрәмен билгеләп үтте. Шушы сәбәп белән бирегә ТР муниципаль берәмлекләр Советы Рәисе Минсәгыйть Шакиров та килеп төшкән иде. Ул тантаналы рәвештә ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның бәйрәм белән котлау хатын укыды.М.Шакиров үзенең 80-елларда шушы районда КПСС райкомының икенче секретаре булып зшләгәнен искә алды.
Совет Рәисе җирле үзидарәне үстерүдә олы эшләре ,озак еллар намуслы хезмәте өчен Шахмай авыл җирлеге башлыгы Рәвгать Миръякуповны ТР муниципаль берәмлекләр Советының Мактау грамотасы белән бүләкләде,ә Зирекле hәм Архангельск авыл җилекләре башлыклары Җәлил Гәйфетдиновка,Нина Сердюкка Советның Рәхмәт хатларын тапшырды.