Ярдәм йөзеннән

2013 елның 14 июне, җомга
Сишәмбе көнне, ягъни 11 июньдә ТР җир hәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында үләт базларын карап торуга юнәлдерелгән акча чыгымнарын тоту методикасы проектын килештерү буенча киңәшмә уздырылды. Проект Миннистрлар Кабинетының ветеринария баш Идарәсе тарафыннан эшләнеп, җирле үзидарә органнарына Татарстан Республикасыны ң№9—ЗРТсанлы
Законын үтәүдә дәүләт вәкаләтләрен тормышка ашыруны күздә тота. Шушы киңәшмәдә ТР муни-
ципаль берәмлекләр Советының башкаручы сәрәкатибе урынбасары Луиза Курманова катнашты.
ТР җир hәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрының беренче урынбасары Сергей Демидов җитәкчелегендә узган киңәшмәдә Татарстан финанс минстрлыгы, Министрлар Кабинеты каршындагы экономик hәм социаль социаль тикшеренүләр Үзәге, шул ук вакытта Арча, Балтач, Югары Ослан, Яшел Үзән, Кайбыч, Норлат муниципаль районнары вәкилләре катнашты.
Киңшмәдә катнашучылар методик рекомндацияләргә үз искәрмәләрен hәм тәкъдимнәрен керттеләр. Документ өлгергәч, муниципаль районнарга hәм Чаллы шәhәренә җибәреләчәк дип хәбәр итә ТР җир hәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министлыгының матбугат хезмәте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International