Сабантуй бәйрәме Россияне иңли

2013 елның 17 июне, дүшәмбе

Кичә, 16 июньдә  Түбән Новгород өлкәсенең Дзержинск шәhәрендә Сабантуй бәйрәме гөрләп узды. Шәhәрдәге культура hәм ял паркында мәйданны бәйрәмчә киенгән кунаклар, шәhәр hәм авыл кешеләре биләп алган иде.
Татарстан вәкилләре буларак безнең республикадан биредә ТР муниципаль берәмлекләр Советы Рәисе Минсәгыйть Шакиров һәм муниципаль район башлыгы Фердинат Дәүләтшин җитәкчелегендә Әлки районы делегациясе катнашты. 
Минсәгыйть Шакиров Дзержинск шәhәре кешеләрен, кунакларны зур бәйрәм белән сәламләп, Татарстан Президентының котлау хатын татар hәм рус телләрендә укыды. Аннары Татарстан Республикасы hәм Түбән Новгород өлкәсе арасында дуслыкны ныгытуга керткән зур өлеше өчен Дзержинск шәhәре мэры Валерий Чумазинны, Дзержинск шәhәренең хокук саклау органнары hәм җәмәгатьчелек белән хезмәттәшлекне оештыру башлыгы Рәсим Таҗиевны Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советының Рәхмәт хатлары белән бүләкләде.
Халыклар бердәмлеген hәм дуслыгын ныгытуга керткән күренекле өлеше өчен,Түбән Новгород мөселманнары Диния Нәзарәте Рәисе Гаяз Закиров та  Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Шуны да искәртеп куябыз, Сабантуй  бәйрәме Дзержинск шәhәрендә 1997 елдан бирле үткәрелә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International