Коррупциянең тамырын кортырга

2013 елның 18 июне, сишәмбе

Бүген ТР Дәүләт Советының законлылык hәм хокук тәртибе комитетының утырышы булды. Биредә ТР муниципаль берәмлекләр Советының юридик бүлеге башлыгы Луиза Курманова катнашты. Комитет утырышында көн тәртибенең беренче мәсьәләсе итеп “Татарстан Республикасында коррупциягә каршы көрәшү турында”гы Законның томышка ашырылуы турындагы мәсьәлә каралды .Шушы мәсьәлә буенча Татарстан прокуратурасының бүлек башлыгы Ринат Латыйпов чыгыш ясап,законны тормышка ашыруны уңай бәяләде.

Аннары комитет ТР кодексының 3.11 маддәсен тормышка ашыру турында инфомация тыңлады.Кодксның бу маддәсендә административ хокук бозулар,балаларның сәламәтлегенә зыян китерүче сәбәпләргә каршы көрәшүне тәэмин итүнең таләпләре үтәлеп җитмәве,аларның физик,интеллектуаль,психик,рухи hәм әхлак ягыннан зыян күрүләре сәбәпләрен кисәтү турында сүзне Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының бүлек башлыгы урынбасары Лариса Осипова алып барды
Депутатлар шулай ук 2013 елның беренче яртысында комитет эшчәнлеге, өченче кварталга планнар турында сүз алып бардылар.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International