Иделнең түбән ягында семинар

2013 елның 20 июне, пәнҗешәмбе


20-21 июньдә Волгоградта Бөтенроссия территориаль иҗтимагый үзидарә(ТИҮ) семинары бара. Аның темасы:”Территориаль иҗтимагый үзидарә Россиянең hәм аңардан тыш илләрнең гражданлык җәмгыяте элементы”
Әлеге семинарда ТР муниципаль берәмлекләр Советының юридик бүлек башлыгы Луиза Куманова катнаша. Семинарны Волгоград өлкәсе администрациясе hәм Бөтенроссия муниципаль бермәлекләр Конгрессы оештырган. Быел семинарга Белоруссия, Голландия, Украина hәм Япония кебек илләрдән экспертлар чакырылган.

Семинар программасы:

20 июнь—Волгоград муниципаль берәмлекләренең территориаль иҗтимагый үзидарә эше белән таныштыру hәм ТИҮ оешмаларының үсеше мәсьәләләре буенча(аерым маршрутлар) “түгәрәк өстәлләр”;
21 июнь - Волгоград өлкәсендә ТИҮ арасында  уздырыла торган смотр-конкурста җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы; пленар утырыш hәм семинар темасына дискуссияләр; Волгоград губернаторы белән тантаналы очрашу.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International