Корылык теңкәне корта

2013 елның 22 июне, шимбә

Татарстан авылларына тагын корылык яный. Бу бәла-казаның яман эшләрен киметү уңаеннан бөтен чараларны күрергә кирәк. Зарурлык булганда район җитәкчеләре үз территорияләрендә “гадәттән  тыш ситуация” режимын кертә алалар. Бу турыда Хөкүмәт Йортында узган традицион видеоконференция режимындагы киңәшмәдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов игълан итте. Киңәшмә эшендә ТР муниципаль берәмлекләр Советы Рәисе Минсәгыйть Шакиров та катнашты.

Премьер-министр урынбасары,Татарстан авыл хуҗалыгы hәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов кырларда хәл кискен дип бәяләде.

Яңгырлар булмау сәбәпле ,12 районда корылык хәле килеп туган.Тагын 10 районга шушы ук язмыш яный
“Килмәсә килми бит. Игеннәрнең торышы башта өметле иде.Чәчүне менә дигән үткәрдек, 10 миллиард сум акча сарыф иттек.Могъҗиза булмый, күрәсең. Авыл хуҗалыгының үзенчәлеге шундый. Әмма безгә кул кушырып утырырга ярамый “,- дип йомгаклады Президент.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International