Җаваплылык бусагасында

2013 елның 26 июне, чәршәмбе

Һәр район үзендә икмәк пешерергә җитәрлек азык- төлек әзерләргә тиеш.Бу турыдаПремьер-министр урынбасары,ТР авыл хуҗалыгы hәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Татарстан республикасы агрокомплексының 2013 елның беренче яртысында эш нәтиҗәләре hәм игеннәрне урып-җыюга багышланган киңәшмәнең пленар утырышында игълан итте. Кукмарада узган әлеге семинар-киңәшмәдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов,Премьер-министр Илдар Халиков, Президент Аппараты Җитәкчесе Юрий Камалтынов,ТР муниципаль берәмлекләр Советы Рәисе Минсәгыйть Шакиров, республика министрлыклары җитәкчеләре, муниципаль районнар башлыклары, хуҗалык җитәкчеләре катнашты.

Кңәшмә эшен башлап җибәреп,Татарстан Президенты республиканың бөтен авыл хуҗалыгы тармагынның хәлиткеч чор кичерүен ассызыклады. "Чәчүгә без 10 миллиард сум акча сарыф иттек. Эшләр өметле иде. Әмма бездә быел туфракта дым башка еллардагыдан 2-4 тапкырга азрак. Безгә бүген үк мәгълүм: уңыш көткәндәгедән ким булачак. Шуңа күрә иң мөhиме—терлек азыгы әзеләп өлгерергә, дәүләткә сату өчен ашлык җыярга кирәк”.

Терлек асрау өчен авыл эшчәннәренә 3 млн. тонна азык берәмлеге тупларга, шул исәптән 1 млн. тонна печән, 2 млн тонна сенаж hәм силос әзерләргә кирәк. 2013 елның 1 июненә аграр тармакның барлык категория хуҗалыкларында барлыгы 60 млрд сумлык тулай продукция җитештерелгән. Бер кадәр үсеш бар, бу 101,2 процент дигән сүз.Абсолют саннарда китерсәк, бу 868 мең тонна сөт (2012 елдагы күләмнең 95 проценты), 210 мең тонна терлек hәм кош ите (110 процент) 550 миллион йомырка дигән сүз.

Соңгы елларда республикада хуҗалык итүнең кече формаларына, аерым алганда, хосусый хуҗалыкларга, гаилә фермаларына,ф ермер хуҗалыкларына hәм башка төрле кәсәбәчелеккә зур игътибар бирелә. Хәзер бу төр хуҗалыкларда 500 мең гектардан артык җир бар. Республикадагы терлекнеҗ һәм кош-кортның өчтән берен алар тоталар, зур күләмдә төре авыл хуҗалыгы продукциясе җитешетерәләр. Бу юнәлештә эшләүче хуҗалыкларны терлек азыгы, льготалы кредитлар белән тәэмин итү, гаилә фермаларын төзүдә булышу каралган. Болардан тыш, ике төрле федераль программа тормышка ашырыла: ”Башлап эшләүче (яңа) фермер” hәм “Гаилә терлек фермалары”.

Мисалга, Кукмара районында гаилә технологик фермаларының яртысы — сөт җитештерү фермалары. Алар кулында 1,5 мең баш мөгезле эре терлек, шул исәптән, 600 баш сыер. Аларны карау өчен йөзгә якын кеше эшли. Ел ахырына хәтле 60 гаилә  фермасы эшли башлаячак.

Райондагы үрнәк гаилә фермасы белән семинар-киңәшмәгә килүчеләр дә танышып өлгерделәр. Бу ферма Роберт Димитриевныкы. Ферма 2010 елның августында сафка баскан. Аны торгызу 8,5 миллион сумга төшкән, шуның 3,2 миллион сумы - дәүләт ярдәме. Хәзерге вакытта фермада 113 баш мөгезле эре терлек исәпләнә. 2012 елда биредә 2622 центнер сөт, 230 центнер ит җитештерелгән.

Семинарда катнашучылар яңа төр авыл хуҗалыгы техникасы белән дә таныштылар, сөт продукциясе җитештерә торган “Восток” терлек комплексында булдылар, Вахитов исемендәге авыл хуҗалыгы кооперативында игеннәрнең торышы белән таныштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International