2013 елның 20-21 июнендә Волгоградта “Территориаль иҗтимагый үзидарә Россиянең hәм аңардан тыш илләрнең гражданлык җәмгыяте злементы” дип аталган өченче Бөтенроссия семинары узды.
Семинарда Россия регионнарының утызыннан вәкилләр бар иде. Алар арасында—Башкортстан,Кабардино-Балкария,Татарстан,Хакасия,Чечен республикасы,Мари-Эл,Краснодар hәм Пермь крайлары,Ростов,Мәскәү,Курск.Калуга өлкәләре hәм башкалар бар иде.
.jpg)
Семинарда катнашучылар Волгоград,Фролово шәhәрләре, Иловлинск, Ленинск,Светлоярск,Суровикинск районнары ТИҮ ләре эшчәнлеге белән таныштылар,шул ук вакытта Волгоград өлкәсендә уздырыла торган смотр-конкурста “Волгоград өлкәсенең “Үрнәк ТИҮе”,”2012 елда ТИҮ лидеры”исемнәре алганнарны бүләкләү тантанасында булдылар,Мамай курганы белән таныштылар.
Биредә оештырылган “түгәрәк өстәл”ләр очрашуларында җирле үзидарә органнары вәкилләре территориаль иҗтимагый үзидарә органнары вәкилләре территориаль иҗтимагый үзидарәнең торышы,бу яңа ТИҮ ләрнең хокукый идарәсе,аларның урындагы җирле үзидарә органнары белән мөнәсәбәтләре турында сөйләделәр.
.jpg)
Йомгаклау пленар утырышларында вице-губернатор—Волгоград Хөкүмәте Рәисе О.В.Керсанов,
Россия Федераль Җыенының федератив корылыш,р егиональ сәясәт, җирле үзидарә hәм Төньяк эшләре комитеты әгъзасы Н.К.Максюта, Дәүләт Думасы депутаты О.В. Савченко,Бөтенроссия җирле үзидарә советының Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Г.В.Бурцева, Архангельск өлкәсенең җирле үзидарәне үстерү буенча министры Н.А. Кадашова hәм башкалар чыгыш ясадылар.