Мәскәүдә РФ субьектлары җирле үзидарә берәмлекләре советларының башкаручы җитәкчеләрнең hәм кадрлар әзерләү системасы, укыту-методик үзәкләре, җирле үзидарәне яклау hәм ярдәмләшү органнары вәкилләренең ике көнлек семинары эшли башлады. Бу семинарда ТР муниципаль берәмлекләр Советының башкаручы сәркатибе Александр Барышев катнаша.
Киңәшмә программасында “Муниципаль берәмлекләрнең Бөтенроссия съездына әзерлек турында” дигән темага пленар утыраш та бар.Чыгыш ясаучылар: съездны оештыру инициаторлары—М.Киричук—Муниципаль берәмлекләрнең Бөтенроссия конгрессы президенты,РФ Президенты Администрациясеннән—эчке сәясәт Идарәсе вәкилләре, дәүләт хакимиятенең федераль
органнарыннан—РФ Хөкүмәте аппараты вәкилләре,регионнарны үстерү минстрлыгыннан, Дәүләт Думасыннан,Федерация Советынннан,РФ иҗтимагый палатасыннан,Россия халык хуҗалыгы hәм дәүләт хезмәте академиясеннән, шәhәрләр союзыннан, экспертиза җәмәгатьчелегеннән.
“Түгәрәк өстәлләр” эше барышында муниципалларның финанс hәм салым мәсьәләләре, җирле үзидарәнең компетенциясе,террториаль нигезләре,муниципаль берәмлекләрнең дәүләт хакимияте органнары, гражданлык җәмгыяте һәм бизнес белән мөнәсәбәтләре мәсьәләләре каралачак.