Ослан тавы якларында

2013 елның 28 июне, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советының кырык икенче утырышы булып узды. Утырышны ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин алып барды. Утырыш эшендә Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Республика Хөкүмәте башлыгы Илдар Халиков, ТР муниципаль берәмлекләр Советы Рәисе Минсәгыйть Шакиров, ТР Министрлар Кабинеты әгъзәлары hәм башкалар катнашты.

Көн тәртибенә 24 мәсьәлә куелган иде. Аерым алганда,депутатлар, өч укылышны да санап, Иннополис поселогы турында закон пректын расладылар. Бу поселок Югары Ослан районының Введенская Слобода авыл җирлеге территориясенә кертелә.
Исегезгә төшерәбез,аны Дәүләт Советының 2012 ел, 24 декабрь карары хасыйл иткән иде,ә исемне аңа РФ Хөкүмәтенең 2013 ел, 30 апрель карары белән биргәннәр иде.

Шул ук вакытта Татарстан Республикасының “Мәгариф турында”гы Законы кабул ителде,өченче укылышта “ТР ның административ-территориаль корылышы”Законына төзәтмәләр кертелде hәм башка мәсьәләләр каралды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International