Регионнарда җирле үзидарә үсеше тикшерелде

2013 елның 28 июне, җомга

РФ Президентының Идел буе Округындагы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич җирле үзидарә органнары эшчәнлегенә контроль-күзәтчелек итүдә бозуларга юл куючыларны җәзага тартачагын әйтте. Бу фикерне ул Самарада РФ Презилентының Идел буе Округының вәкаләтле вәкиле каршындагы Совет утырышында белдерде. Совет утырышында Идел буе федераль Округының барлык 14 регионының башлыклары, федераль министрлыклар вәкилләре, Дәүләт Думасы депутатлары катнашты.
Мәгълүм булганча, Россия генераль прокуратурасы дәүләт контроль(күзәтчелек) органнары вәкилләре,округның Федерация субъектларының дәүләт органнары hәм җирле үзидарә органнары катнашында конкрет карарлар hәм тәкъдимнәр белән киңәшмә уздыру планлаштырыла.
Утырышта “Идел буе федераль округы регионнарында җирле үзидарәнең үсеше турында” дигән доклад белән Самара өлкәсе губернаторы Николай Меркушкин чыгыш ясады. Хәзерге вакытта, тәҗрибә күрсәткәнчә, вәкаләтләрне урыннардан районнар карамагына бирү күзәтелә. ”Вәкаләтләрне район дәрәҗәсенә бирү җирлекләрнең бюджет ягыннан түбән дәрәҗәдә тәэмин ителеше, матди нигезнең булмавы,квалификацияле кадрлар җитешмәве төп сәбәп булып тора”,- дип ассызыклады докладчы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International