Казанның йөзе-бите

2013 елның 1 июле, дүшәмбе

4 июльдән 5 июльгә хәтле Казан-Арена стадионында 2013 ел җәйге Универсиадасын ачуның соңгы сынау-репетициясе узачак. Шушы вакыйгадан соң ук республиканың 23 районыннан иң уңган җыештыручы волонтерлар килеп тулачак. 1300 кеше! Бу турыда кичә Хөкүмәт Йортында видеоконференция тәртибендә Президент Рөстәм Миңнеханов үткәргән киңәшмәдә мәгълүм булды. Киңәшмәдә Премьер-министр Илдар Халиков,ТР муниципаль берәмлекләр Советының башкаручы сәркатибе Александр Барышев hәм башкалар катнаштылар.
Рөстәм Миңнеханов башкарган эшләргә аерата җаваплы булырга өндәде,Универсиаданы ачу тантанасы Казанның йөзен-битен дөньяга сурәтли торган вакыйга булачак дип искәртте ул.


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International