Капремонтның каты мәшәкате

2013 елның 5 июле, җомга

Апас,Саба,Спас районнарында торак ремонтларга бүленгән акчаны тулысынча файдаландылар инде. Бу хакта бүген видеоконференция тәртибендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә  барган киңәшмәдә төзелеш,архитектура hәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин хисап тотты. Әлеге киңәшмәдә ТР муниципаль беәмлекләр Советы Рәисе Минсәгыйть Шакиров та катнашты.
Быелның 3 июленә 3 миллиард 497 миллион сумлык эш башкарылган.Бу—еллык лимитның 74 проценты дигән сүз.Дәүләт торак инсппекциясе мәгълүмат ларына караганда,9 йорт буенча эш графигыннан 6 районда 20 процентка  артка калу күзәтелә. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International