Көн тәртибендә—урып-җыю

2013 елның 9 июле, сишәмбе
Июльнең икенче яртысында республикабызда урып-җыю эшләре җәелеп китә.Элегерәк хәбәр иткәнебезчә,быелгы корылык уңышны күпкә киметте.Белгечләр фараз кылганча,ашлык җыемы 2,5 миллион тоннадан артмас дип көтелә. Бу элек фаразланган күләмнең бары яртысын тәшкил итәчәк. Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген илебезнең башкарма хакимияте белән РФ Премьер-министры Дмитрий Медведев уздырган видеоконференция тәртибендәге селектор киңәшмәсендә хәбәр итте.
“Уңышка өметебез зур иде, - диде Рөстәм Миңнеханов, - без барлык агротехник чараларны тиешенчә үткәрдек, гектарга тәэсир көче 57 кг файдалы матдәгә тиңләшерлек ашлама керттек, корткычларга,авыруларга каршы чаралар үткәрдек, үсемлекләрне тиешенчә тукландырдык.Әмма туфракта дым җитмәү вакыйганы катлауландырды”.

Респуликада гадәттә була торган 100 мм явым-төшем урынына ул 25 мм күләмендә генә булды. Шушы арада гына республиканың 18 районында яңгырлар явып узды. Шул ук вакытта республиканың 2/3 территориясендә гадәттән тыш ситуация туып өлгерде. Бигрәк тә сабан ашлыгы зыян күрде, 250 мең гектар тирәсендәге ашлык hәлак булды. Калган күләмдәге  сабан культураларының гектарыннан 10 ар центнер чамасы уңыш көтелә.Бу атнаның соңгы көннәрендә Татарстанда урак башланырга тиеш. Бу-- гадәттәгедән 15 көн алда дигән сүз.Басуларга 3700 комбайн барып керәчәк.Рөстәм Миңнеханов әйткәнчә,ягулык мәсьәләләре тиешенчә хәл ителгән. Республика җитәкчелеге авыл хезмәтчәннәре алдында урып-җыюны тулысынча hәм югалтуларсыз августта тәмамлау бурычы куя.                                   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International