Яшел Үзәндә яңа лицей

2013 елның 9 июле, сишәмбе
Уку елына кергәндә республикада берничә яңа мәктәп сафка басачак. Шулар исәбендә—Яшел Үзән районында ачылачак лицей-интернат. Бу лицейда химия фәнен тирәннән өйрәнү-үзләштерү күздә тотыла. Бу турыда бүген Хөкүмәт Йортындагы брифингта мәгариф hәм фән министры Энгель Фәттахов игълан итте. Әлеге лицейга сәләтле балаларны туплау белән шөгыльләнәләр инде.Сентябрь башына республикада мәктәп-балалар бакчасы, башлангыч мәктәп hәм балалар бакчасын берләштергән иҗтимагый үзәк булдыру да күздә тотыла.
Гыйлем бәйрәме көненә мәктәпләрне капиталь ремонтлау программасы тәмамланырга тиеш. 2013 елда капиталь ремонт программасы гомуми белем учреждениеләреннән 167 мәктәпне эченә ала. Барлык эшләрнең бәясе 2,5 миллиард сум тәшкил итәчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International