Бүгенге көндә бердәм мәктәп формасы яки укучыларның киеменә бердәм таләпләр мәктәпләрнең 92,4 процентында кертелгән (Татарстанның 29 районында). Калганнарының 2013 елның 1 сентябренә кереп бетүе көтелә. Кире мәктәп формасына кайту процессы республикада 2009 ел да ук башланды. Бүген исә Татарсан мәгариф hәм фән министрлыгы ТР Министрлар Кабинетының "Башлангыч гомуми, төп гомуми һәм урта гомуми белем бирү программалары буенча белем алучыларның киеменә карата таләпләрне билгеләү турында” карар проектын әзерләде.
Кичә Хөкүмәт Йортында брифингта мәгариф hәм фән министры Энгель Фәттахов яңа документның эчтәлеген аңлатты. Документта күрсәтелгәнчә, укучылар киеменең гомуми күренешен,аның фасонын hәм төсен мәктәп советы, ата-аналар комитеты,сыйныф, гомуми мәктәп ата-аналар җыелышы,попечительләр советы hәм мәгариф өлкәсендәге башка дәүләт-җәмәгать идарәсе оешмалары билгели. Мәктәп киеменең бәясе 1,5 мең сумнан алып 2,5мең сум тәшкил итәчәк.