Кичә,10 июльдә,ТР икътисад министрлыгында “Муниципаль берәмлекләр” модуле кысаларында шул берәмлекләр өчен интерактив паспортлар эшләү уңаеннан киңәшмә булды. Биредә сүз “Татарстан Республикасының социаль-икътисадый үсеше”нә бәйле мәгълүмат-аналитик системасы булдыру турында барды.
Киңәшмәдә катнашкан министрлыклар, ведомстволар вәкилләре, алга таба модуль күрсәткечләре буенча җаваплы хезмәткәрләр, мәгълүмат-күрсәткечләрне тиешле системага кертү күнекмәләренә дә өйрәнделәр.
Искәртәбез: муниципаль берәмлекләрнең интерактив паспорты шушы берәмлекләрнең үсеше уңаеннан комплекслы мәгълүмат алышуны(кулланучылар өчен),муниципаль берәмлекләрнең социаль-икътисади үсешен коплекслы бәяләү бүлеген дә үз эченә ала.
Интерактив паспорт дәүләт хакимияте hәм җирле үзидарә органнарының беренчел мәгълүматны җыю,күзәтү hәм килештерү мөмкинлекләрен тәэмин итәчәк.