Рөстәм Миңнеханов: “Яңа ысуллар табарга вакыт”

2013 елның 12 июле, җомга

Татарстанда урып-җыю кампаниясе башланды. Быел беренчеләрдән булып Зәй, Аксубай районнары кыр корабларын иген басуларына алып чыктылар. Алдагы атнада бөтен республикада урак эшләре дәррәү башланып китәчәк. Бу хакта Хөкүмәт Йортында Премьер-министр урынбасары—авыл хуҗалыгы hәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов әйтте.Видеоконференция тәртибендә ТР муниципаль  берәмлекләр белән барган атналык киңәшмәне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә ТР Премьер-министры Илдар Халиков,ТР муниципаль берәмлекләр Советы Рәисе Минсәгыйть Шакиров, министрлык, ведомство җитәкчеләре hәм башкалар катнашты.
“Эссе hәм коры hава игеннәрне иртәрәк өлгертте. Аларның тәмам кипшереп бетүен көтеп тору хәвефле булырга мөмкин,өстәвенә айның икенче яртысы яңгырлы булып чыгуы бар,”—диде Марат Әхмәтов.
Районнарда урып-җыю комплекларын комиссияләр тикшерүе тәмамланып килә.Комплексларның әзерлеге,Әхмәтов әйтүенчә,төрлечә. Арча,Яшел Үзән,Яңа Чишмә,Чирмешән,Мөслим районнарында бүгенгесе көндә хәл катлаулы күренә.Әйтик,Югары Ослан районы норматив белән чагыштырганга караганда комбайннар белән 34 процентка гына тәэмин ителгән.Биредә бер шартлы агрегатка 701 гектар иген туры килә.Республика буенча да комбайннарга төшкән өлеш кечкенә түгел—438 гектар.Авыл хуҗалыгы hәм азык-төлек министрлыгы белгечләре исәпләгәнчә,бездәге көч белән урып-җыюны кыска вакытларда тәмамларга мөмкин.Куәтле комбайннарда эш ике сменалы оештырылса,бу шулай булачак.
“Бу атнада без берничә район басуларында булдык.Карап торуга хәл шактый киеренке.Алай да терлек азыгы әзерләүне дә,уракны да югалтуларсыз башкару мөмкинлеге бар.Хафалану-кабалану белән генә дөньяны яхшыртып булмый.Эшләрне уңга җибәрүнең яңа ысулларын табарга кирәк,” - дип өндәде Рөстәм Миңнеханов.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International