"Авыл клублары" программасы нигезендә төзелүче мәдәният учакларында төзү-монтаж эшләре 15 августка тәмамланырга тиеш. Шушы ук вакытка объектлар комуникацияләр белән тоташтырылырга, кирәк җиhаз,мебель белән тәэмин ителергә тиешләр.
Бу турыда бүген Хөкүмәт Йортында видеоконференция тәртибендә үткән атналык киңәшмәдә җитди сүз барды. Киңәшмәне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмәдә ТР Премьер-министры Илдар Халиков,ТР муниципаль берәмлекләр Советы Рәисе Минсәгыйть Шакиров,министрлык ,ведомство җитәчеләре hәм башкалар катнашты.
ТР төзелеш,архитектура hәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин әйткәнчә,бүгенгесе көндә 46 авыл клубыннан бары берсе файдалануга тапшырылган.Әтнә,Бөгелмә,Чүпрәле,Лаеш,Лениногорск,Мамадыш,Түбән Кама,Питрәч,Балык Бистәсе районнарындагы 9 объектта биналарны бизәү,территорияләрне төзекләндерү эшләре алып барыла. 27 объектта түбә ябалар, 9-ында кирпеч эшләре алып барыла. Бөгелмә,Кайбыч,Кама Тамагы, Теләче районнарында 4 төзелештә эшләрнең оештырылуы йомшак.
Искә төшерик, 2012 елдан бирле тормышка ашырыла торган программа буенча 500 миллион сумлык төзелеш күтәрелергә тиеш.Шушы исәптән, узган ел 46 мәдәният учагы сафка кергән иде.