Патент ал да файдасын күр

2013 елның 16 июле, сишәмбе

Бүген ТР Президенты Аппаратында Татарстан Республикасы Президенты каршында кәсәбәчеләрнең хокукларын яклау буенча Вәкил Тимур Нагуманов рәислегендә патент салымы салу системасы мәсьәләләрен карадылар.Татарстанда патент салымы салу системасына үзгәрешләр кертү зарурлыгы мәсьәләләре дә каралды.Әлеге чарада ТР муниципаль берәмлекләр Советының юридик бүлеге башлыгы Луиза Курманова да катнашты. Киңәшмәдә катнашучылар алдына,алар арасында ТР Дәүләт Советы,министрлыклар,ведомстволар,Казан белән Чаллы шәhәре вәкилләре дә бар иде,салым салуның патент системасын кулланучы кәсәбәчеләргә эшчәнлекләре күрсәткечләренең физик мәгълүматларын дифференцацияләү тәкъдимнәрен эшләү бурычы куелды.
Ачыклап әйтсәк, патент системасын түбәндәгечә күзалларга була.Кәсәбәче бер айдан бер елга  кадәр мәгълүм бизнес төре буенча патент ала.Патент системасы кысаларында салым түли.Патент режимы буенча ул декларация тутырмый.
Кәсәбәчеләргә патент ситемасы буенча салым салуның (ПСН) бухгалтер исәбен алып барырга кирәк булмый. Дөрес,ПСН кулланучы индивидуаль (шәхси) кәсәбәчеләргә керем исәбе Кенәгәсен тутырырга кирәк булачак. Нинди бизнес уңаеннан патент алынган,шуның буенча теркәү алып барыла.Бу очракта кәсәбәчеләр физик затларга салына торган салымнан азат ителәләр (“патент” эшчәнлегеннән кергән керем кадәрле);патент системасы бизнесы кысаларында НДС түләү операцияләре буенча да җиңеллек каралган. Бизнесның hәр төре буенча файданың,чыгымның,йөкләмәләрнең,мөлкәтнең аерым исәбен алып барырга туры киләчәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International