Тәкъдимнәр көтәбез!

2013 елның 18 июле, пәнҗешәмбе

Муниципаль  берәмлекләрнең Бөтенроссия конгрессы ноябрьдә үтәчәк Бөтенроссия съездына әзерләнү кысаларында илдәге муницпаль хакимиятнең бүгенге көнгә мөhим мәсьәләләрен чишү буенча регионнардан тәкъдимнәр җыя. Ул тәкъдимнәр илдәге үзидарәне үстерүнең иң актуаль мәсьәләләренә кагылган түбәндәге блокларны(төркемнәрне) эченә алырга тиеш:
Тема№1. Җирле үзидарәнең финанс-икътисадый нигезенең үсеше;
Тема№2. Җирле үзидарә компетенцияләрен оптимизацияләү;
Тема№3. Җирле үзидарә органнарын кадрлар белән тәэмин итү;
Тема№4. Җирле үзидарәнең территориаль органнары;
Тема№5. Урыннар дәрәҗәсендә гражданлык инициативасын hәм җәмәгать контролен үстерү;
Тема№6. Муниципаль берәмлекләрнең контроль-күзәтү органнары белән үзара аралашуы.Муниципаль контроль мәсьәләсе;
Тема№7. Социаль –икътисадый шартларны исәпләп,төрле типтагы муниципаль берәмлекләрнең стратегик үсеш үзенчәлекләре.
Тәкъдимнәрегезне 2013 елның 5 августына хәтле Татарстан Республиасы муниципаль берәмлекләр Советына электрон почта белән Nadil Gimadetdinov@tatar.ru адресы белән без күрсәткән таблица формасында җибәрүегезне үтенәбез.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International