Торак өчен түләү катлаулы хәлдә

2013 елның 18 июле, пәнҗешәмбе
Иртәгә, ягъни 19 июльдә, Кремльдә (1 подъезд, 208 нче бүлмә) сәгать 10.00 да ТР муниципаль берәмлекләр Советы Президиумы утырышы узачак. Бу чара видеоконференция тәртибендә барачак. Президиум утырышында катнашалар:ТР Президенты Аппараты Җитәкчесе Юрий Камалтынов,ТР муниципальберәмлекләр Советы Рәисе Минсәгыйть Шакиров,Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов, ТР Дәүләт Советының дәүләт корылышы hәм җирле үзидарә Комитеты Рәисе Валентина Липужина, министрлыклар hәм ведомстволар вәкилләре, республика муниципаль берәмлекләрнең башкарма комитеты җитәкчеләре.
Көн тәртибендә 4 мәсьәлә:
1. Торак-коммуналь хуҗалык уңайлыклары өчен түләүнең торышы hәм түләүне тоткарлаучылар белән эшләрне активлаштыру;
2. Капиталь ремонт үткәрү hәм торак фондын идарә итү буенча Чаллы hәм Казан шәhәрләре тәҗрибәсендә халыкның үзен ремонт үткәрүгә тарту чаралары турында;
3. Татарстан Републикасы муниципаль берәмлекләрендә күпфатирлы торак йортларны идарә итү өлкәсендә эшләрне камилләштерү турында;
4. Төрлесеннән.
Белешмәләр өчен телефон: 293-60-15 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International