Әле генә узып киткән җәйге Универсиаданы оештыруда катнашкан кешеләрне бүләкләү уңаеннан тиешле чаралар күреләчәк. Бу хакта бүген Хөкүмәт Йортында үтә торган традицион республика киңәшмәсендә Президент Рөстәм Миңнеханов хәбәр итте. Бу киңшмәдә ТР муниципаль берәмлекләр Советы Рәисе Минсәгыйть Шакиров та катнашты.
“Бу вакыйгага бар да үтә җаваплы карады.Тел-теш тигерерлек кеше булмады. Барлык районнар,шәhәрләр теләп ярдәм иттеләр, безнең белән бергәләп, шатлык-борчуларны уртаклаштылар,”—диде Президент шундый спорт бәйрәмен үткәрүгә булышучыларга, республика халкына рәхмәт әйтте. Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә,Универсиада объектлары алга таба да кешеләргә хезмәт итәргә,файда китерергә тиеш.Шуңа күрә республика җитәкчелеге Универсиададан калган мөлкәтнең hәм җиhазларның бер өлешен районнарга бирүне планлаштыра. Бөтендөнья студент уеннары барышын бәяләп, ТР Президенты кайбер кимчелекләр булганын да таныды. Аларны анализлап, нәтиҗәләр ясарга кушты.
Исегезгә төшерәбез, җәйге Универсиада Казанда 6 июльдән 17 июльгә кадәр барды.Уеннар нәтиҗәсендә Россия җыелма командасы рәсми булмаган командалар ярышында беренче урынны яулап,иң алга чыкты,155 алтын,75 көмеш,62 бронза медальләр алып, Кытай(22-29-22 медаль), Япония(24-28-32 медаль) командаларын күпкә артта калдырды.