Түләү дисциплинасы түбән

2013 елның 19 июле, җомга

Торак-коммуналь хезмәтләре күрсәткән өчен түләүдә соңгы вакытта хәл катлауланды—татарстанлыларның бурычлары артты,ә бу алдагы ягу сезонына кергәндә аерым проблемаларга сәбәп булырга мөмкин.ТР муниципаль берәмлекләр Советы Рәисе Минсәгыйть Шакиров Совет Президиумында шушы турыда белдерде.Президиум утырышы видеоконференция тәртибендә узды.Президиум утырышында катнаштылар:ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Юрий Камалтынов,Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов,ТР Дәүләт Советының дәүләт корылышы hәм җирле үзидарә Комитеты рәисе Валентина Липужина.
Шул ук вакытта утырышка ТРПрезиденты Аппараты,Министрлар Кабинетының җаваплы хезмәткәрләре,министрлык hәм ведомстволар җитәкчеләре,муниципаль районнар,шәhәр оруглары башкарма комитеты башлыклары,авыл җирлекләре,торак-коммуналь хуҗалыкларыны  ң идарә итүче компанияләр җитәкчеләре чакырылган иде.
ТР төзелеш,архитектура hәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры урынбасары Алексей Фролов
Искәрткәнчә,коммуналь түләүләр җыемы республикада 98,2 процент тәшкил итә.Бүгенге көнгә татарстанлылар коммуналь җыемнар буенча 3 миллиард 922 миллион сум бурычта утыралар.Бу—бөтенләе белән1,5 ай җыем күләмен тәшкил итә.Республиканың кайбер районнарында җыем күләме ике айлык акча бәясеннән арта(бурыч турында сүз бара).Югары Ослан,Теләче,Питрәч,Менделеевск,Мөслим,Аксубай,Бөгелмә,Минзәлә hәм тагын кайбер районнарда хәл шундый.Берүк вакытта коммуналь җыемнарны туплауда шактый күркәм нәтиҗәләргә дә ирешәләр.Апексеевск,Саба,Лаеш,Биектау,Сарман,Балтач районнарыда хәл уңай дип була.
"Әлбәттә,түләүчеләрнең бурычлы булып калуы—җитди проблемалардан санала. Аны хәл итү өчен конкрет фатир счетларын анализларга кирәк.Түләмәүчеләр белән эш йөркәндә коллекторлар агентлыклары белән дә эш йөртергә ярый", -диде министр урынбасары
Алексей Фролов хәбәр иткәнчә,төзелеш,архитктура hәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгының коммуналь тарифлары акчасын җыюда түләп җиткермәү очракларының килеп чыгу мөмкинлеген федераль  законда чагылдыру турында тәкъдимнәре бар.

"Аерым органнар безнең бу тәкъдимнәребез белән килешмиләр.Әммә без эшебезне дәвам итәрбез дип уйлыйм.Бу чарадан башка проблеманың чишелешен мин таба алмыйм.Әлбәттә ,бурычларны кичереп бетереп булмый.Андыйлар белән суд аша шөгыльләнергә туры киләчәк",- диде министр урынбасары.
"Килешмәгән тәкъдим ясыйсыз,фатир түләвен яхшы башкаручылар түләмәүчеләр уңаеннан зыян
күрергә тиеш түгелләр. Сез әйткән юл—юл түгел,аның белән без фатирга түләүчеләрнең счетлар белән эш итү теләген сүндерүебез бар.Беренче чиратта зур коммуналь бурычларның ни сәбәпле туганын төгәл ачыкларга кирәк булачак", - дип,фикерләшүгә кушылды Равил Моратов.
Чираттагы көн тәртипләренең икесе шулай ук торак- коммуналь хуҗалык өлкәсенә караган иде.Кешеләрне үзләре яшәгән йортларга капиталь ремонт ясарга тарту hәм торак фондын идарә итүнең ысулларын Чаллы үрнәгендә эшләү уңаенннан Чаллы башкарма комитеты җитәкчесе Фәрхәт Латыйпов сүз алып барды.
Татарстан Республикасының коммуналь предприятиеләр Союзының директорлар Советы,партнерлык Советы рәисе Абрек Хәйруллин күпфатирлы йортлар белән муниципаль районннарда җитәкчелекне камилләштерү өлкәсендә шөгыльләнү уңаеннан фикерләрен җиткерде.
Шул ук вакытта Президиумда муниципаль  берәмлекләрнең XIV Ачык республика эстрада сәнгатенең”Созвездие-Йолдызлык-2014” телевизион яшьләр фестиваленең зона турларын уздыру исемлеге расланды. Утырышта республикадагы гидротехник корылышларны теркәү турында да сүз барды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International