Нефть кирәк, нефтьсез булмый

2013 елның 22 июле, дүшәмбе
Бүген Карабашта “Нептун” ял базасында ел саен уздырыла торган Татарстан нефть компанияләре җитәкчеләренең зур киңәшмәсе Президент Рөстәм Миңнеханов катнашында уздырылды. Әлеге саммиттаТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин,ТР муниципаль берәмлекләр Советы Рәисе Минсәгыйть Шакиров,республика министрлыклары җитәкчеләре,муниципаль берәмлекләр башлыклары,нефть тармагы белгечләре катнаштылар.
Төп утырышка керешкәнче кунаклар нефть тармагында кулланыла торган яңа ысуллар белән таныштылар.Аерым алганда,инновацияләр ярдәмендә безнең нефтьчеләребез быелның беренче яртысында 16 миллион247 мең тонна нефть чыгарырга өлгерделәр.
Кече нефть кампанияләренең ярты еллык эше турында ябык акционерлык җәмгыяте генераль директоры Фәнис Вәлиев чыгыш ясады.
Ачык акционерлык җәмгыяте “Татнефть»нең шушы ярты елдагы эше турында “Татнефть»генераль директорының җитештерү буенча урынбасры—баш инженер Наил Ибраhимов сүз тотты.
Татарстанда оештырылган саммит алдынгы тәҗрибә,нәтиҗәле технологияләр,алга таба үсү юлларын тикшерү,нефть чыгаруда яңа офыкларны билгеләү мәйданы булды.                 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International