Районнарга инвестицияләрне ничек тартырга?

2013 елның 25 июле, пәнҗешәмбе

Узган атнада республикадагы  30 муниципаль берәмлекләр вәкилләре ТР икътисад министрлыгында сәнагать мәйданнарын үстерү уңаеннан булган киңәшмәдә катнаштылар.
Утырышта сәнәгать мәйданнарын оештыру-төзү проектларын тормышка ашырганда туа торган мәсьәләләрне күтәрделәр.Муниципаль берәмлекләр вәкилләре сәнагать мәдәннарын финанс ягыннан яклауның әлегә хәтле эшләп килгән hәм алга таба эшләргә планлаштырылган механизмнары турында үз тәкъдимнәрен аңлатып бирделәр.
Аерым алганда, сүз менә нәрсәләр турында бара:
--субсидияләр акчаларын тоту(проект-смета документларын әзерләү,производство биналарын төзү) юнәлешләрен киңәйтү;
--сәнәгать мәйданнары эшчәнлеге күрсәткечләрен чагыштырмача минималь корректировка ясау
(абсолют күрсәткечләрне киметү,бәяләүдә хәлне аерым-аерым билгеләү);
--субсидияләр алучылар исемлеген киңәйтү-зурайту(мәйданнарның идарә итү компаниясе,мәйданның төзелешкә чыгымнар тотучы резидентлары hәм муниципалитет);
--мәйданның инвестиция кертүгә лаеклылыгын күтәрү(биналарны,мәйданнарның территорияләрен тиешле хәлгә китерү,резидентларга салым льготалары).
Киңәшмәдә катнашучылар индустриаль парклар резидентлары өчен “Россия Сбербанкы”ның кредит продукты белән таныштылар.
Бу турыда министрлыкның матбугат хезмәте хәбәр итә.


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International