Перспектив җитәкчеләр эзләп

2013 елның 25 июле, пәнҗешәмбе
Россиянең ирекле икътисад җәмгыяте hәм Халыкара менеджмент Академиясе VII Россия конкурсы игълан иттеләр. Конкурсның исеме: ”Дәүләт hәм муниципаль идарәдә—2013 тә ел менеджеры”. Ул РФ Федераль Җыены Федерация Советы һәм Дәүләт Думасы булышлыгында үткәрелә. 
Конкурсның бурычлары:
*дәүләт hәм муниципаль хезмәт өлкәсендә аерата булдыклы,алга караучан җитәкчеләрне барлау;
*нәтиҗәле идарә итү тәҗрибәсен киңрәк тарату;
*җитәкчеләрнең hөнәри осталыгын күтәрү;
*аларның(башлыкларның) гражданлык җәмгыятьләре институтлары белән үзара мөнәсәбәтләрен ныгыту;
*җитәкченең уңай образын формалаштыру;
*идарә кадрлары әзерләүгә игътибар җәлеп итү;
*дәүләт hәм муниципаль хезмәтнең иң уңган җитәкчеләре турында мәгълүмат банкасын формалаштыру.
 “Россия Федерациясе субъектларында башкарма хакимият органнарының нәтиҗәле эшләвен бәяләү турында” дигән Россия Федерациясе Президентының 2007 ел, 28 июнь, 825 нче Указына туры китереп,конкурс Россия Федерациясе субъектларында hәм муниципаль берәмлекләрендә башкарма хакимят органнарының нәтиҗәлелеген күтәрүне максат итеп куя.
Конкурска идарә итүнең төрле дәрәҗәләрендәге җитәкчеләре катнаша ала:алар Россия Федерациясенең федераль дәүләт гражданлык хезмәтендә,региональ дәүләт хакимиятендә hәм җирле үзидарә органнарында була алалар.
Конкурста җиңүчеләр Россия Федерациясе Президентының кадрлар белән идарә итү резервы исемлеген тулыладыралар. Бу инде җиңүчеләрне сайлауда бәя бирүнең чынлыгын дәлилли торган хәл.
Конкурста элекке елларда җиңүчеләрдән берничәсен атыйк:
Борисов Е.А.—Саха(Якутия) республикасы Хөкүмәте Рәисе;
Новак А.В.—Красноярск крае губернаторының беренче урынбасары;
Ломакин-РумянцевИ.В.—федераль страховой күзәтү җитәкчесе;
Шайхразиев В.Г.—Чаллы шәhәре мэры,Татарстан республикасы;Сулима О.Ю.—Түбән Новгород өлкәсе финанс министры
hәм башка дәүләт hәм муниципаль идарәсендә абруйлы кешеләр,аларның тәҗрибәсе hәм белемнәре җәмәгатьчелек тануына лаек булды.
Конкурсны үткәрү шартлары белән биредә танышырга мөмкин.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International