Үз йортым - үз почмагым

2013 елның 26 июле, җомга
Бүгенге көннәрдә шушы әдәби-сәнгать конкурсына конкурс хезмәтләрен кабул итү җәелеп китте.
Конкурс кешеләрнең торган-яшәгән урыннарында әхлакый-әдәп нигезләрен яңарту, яхшы күршелек гадәтләрен алга сөрү, яшьләрдә йорт-җиргә хуҗалыклы караш тәрбиәләүгә юнәлтелгән.
Узган елларда конкурста Россиядән, Франциядән, Индиядән, Германиядән, Белоруссиядән, Молдовадан, Казахстаннан 3000 нән артык шагыйрьләр катнаштылар. Конкурсның премия фонды елдан-ел арта. Мәсәлән, 2009 елда ул 75 мең сум булган булса, быел аның күләме 228 мең сумга җиткерелде.
2013 елдан конкурста шагыйрьләр генә түгел, прозаиклар да катнаша алалар.
Конкурс материаллары иганәче, яисә учредитель таләп иткән номинациягә туры килергә тиеш.
"Конкурска" дип тамгаланган материалларны  prtsj@mail.ru электрон адресына юлларга мөмкин. Эшләр 2013 елның 1 декабренә хәтле кабул ителә. Конкурсны оештыручылар белән 8-925-025-28-12 hәм 8-926-668-49-57 телефоннары аша элемтәгә керергә була.
Конкурс турында тулырак мәгълүмат биредә. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International