Икеләтә горурланабыз!

2013 елның 26 июле, җомга
ТР муниципаль берәмлекләр Советы Рәисе Минсәгыйть Шакиров Архангельск өлкәсе депутатлар Җыены Рәисе Виталий Фортыгиннан Хөкүмәт телеграммасы алды.
Виталий Фортыгин Минсәгыйть Закир улына,Архангельск делегациясен Казанда Универсиада көннәрендә дусларча кабул иткәне өчен,рәхмәтен җиткерде.
“Без барыбыз да безнең спортчыларыбызның Универсиадада уңышлары уңаеннан горурланабыз.
Аерата без Казан,Татарстан халкының Бөтендөнья җәйге Универсиадасын шулай әзерләп hәм оешкан төстә уздырулары белән горурланабыз,” - диелә телеграммада. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International