Икмәкле булырбыз

2013 елның 30 июле, сишәмбе
Корылык зыян салуга карамастан,Татарстан икмәккә үз ихтыяҗын тулысынча тәэмин итәчәк. Бу хакта Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарсан Премьер-министры урынбасары-авыл хуҗалыгы hәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов белдерде.
Республикада яңа уңыштан азык фондын оештыру бара. Башка еллардагыча сакларга 250 мең тонна икмәк салына. Икмәк җитештерүчеләрне кызыксындыру ниятендә 3 класслы бодайның тоннасы 8 мең сумнан, ә арышныкы 6,2 мең сумнан кабул ителәчәк.
Исәпләнелгәнчә, быел Татарстанда 2,5 миллион тонна ашлык җыелачак.
“Без 2013 елда икмәк ишелеп уңар дип исәпләгән идек,әмма корылык моңа мөмкинлек бирмәде”, - диде аграр тармак министры.
Нәтиҗәдә республика 40 миллард сумлык продукцияне алып бетермәячәк. Шуның өстенә, 3 миллиард сум күләмендә игеннәр корылыктан харап булды. Компенсация рәвешендә Татарстан бөтен чыганаклардан 13 миллиард сум алачак. Бу суммага һәр авыл хуҗалыгы преприятиесенә иминият өчен каралган акчалар керми.  
Марат Әхмәтов әйтүенчә, икмәк продуктларына бәяләр күтәрү мәсьәләсе якын-тирәдә кузгатылмаячак. Хәер,объектив сәбәпләр эшне шуңа таба этәрә.  


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International