Яңалыктан читтә калмаска

2013 елның 31 июле, чәршәмбе
Кичә,30 июльдә Татарстан юститция министрлыгында видеоконференция тәртибендә,барлык районнардагы белгечләрне катнаштырган хәлдә,семинар-киңәшмә уздырылды. Бу эшне министрлыкның җирле үзидарә органнары белән хоукый мәсьәләләр буенча үзара мөнәсәбәтләрне оештыручы Департаменты үз өстенә алган иде.
Семинарда катнашучыларга законнардагы яңалыклар турында сөйләделәр.Аерым алганда,сүз күптән түгел кабул ителгән Татарстан Республикасының муниципаль хезмәт турындагы Кодексы турында барды. Ул  2013 елның 7 июленнән үз көченә керде.
Алда әйткән тема белән бер рәттән муниципаль норматив хокуый актлар проектларын эшләү, аларны ТР юстиция министрлыгына җибәрү,муниципаль берәмлекләрнең уставларын теркәү hәм аларга үзгәрешләр кертү турында да сүз барды.
Муниципаль хокукый актларның законлылыгы уңаеннан прокуратура күзәтчелеге уңаеннан мәгълүматлар белән Татарстан прокуроры ярдәчесе А.А.Яруллин таныштырды,дип хәбәр итә ТР юстиция министрлыгы матбугат хезмәте.                                                                                                                                                                                                                                                 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International