Съезд алды рухында

2013 елның 31 июле, чәршәмбе

Яңа санда Россия муниципаль берәмлекләр Конгрессы Президенты Степан Киричукның сүз башы урнаштырылган.Ул ноябрьдә үтәчәк муниципаль берәмлекләр съездына әзерлекнең торышын сурәтли. Бер үк вакытта журналда регионнарның муниципаль берәмлекләре советлары директорларының hәм кадрлар әзерләү Системасының уку-укыту методик үзәкләр вәкилләренең берләштерелгән киңәшмәсеннән(ә ул киңәшмә 27-28 июньдә Мәскәүдә Россия халык хуҗалыгыhәм дәүләт хезмәте Академиясендә узды)hәм Россиянең кече hәм урта шәhәрләреАссоциациясенең 14 июнендә узган гомуми җыелышыннан репортажлар белән дә танышырга була.
Съездга әзерлек барышында Россия Федерациясендә җирле үзидарә үсеше турынагы фикер алышу нәтиҗәләре,киләчәктә үсеш мөмкинлекләре турындагы материаллар белән дә танышып була.
Журналның шушы санында Россия финанс министрлыгының бюджетара мөнәсәбәтләр Департаменты директоры урынбасары Олег Бежаев ТР муниципаль берәмлекләр Советы Рәисе Минсәгыйть Шакировның муниципаль берәмлекләре башлыкларына урындагы бюджетлар исәбенә профильле икенче югары белем алу мөмкинлегенбелешкән  соравына җавап биргән. Җирле үзидарәнең җавплы шәхесләренең үз вәкаләтләрен үтәүне оештыру hәм аны күзәтчелек итү тәҗрибәсе белән “Майкоп шәhәре”муницпаль  берәмлекләре халык депутатлары советының Мониторинг hәм анализ бүлеге башлыгы Ирина Божкова уртаклаша.


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International