31 июльдә ТР муницпаль берәмлекләр Советы Рәисе Минсәгыйть Шакиров территорияләрдәге федераль органнарның башкарма хакимияте җитәкчеләре белән “Җәен балаларны сәламәтләндерү чаралары hәм аларның ял урыннарында янгын куркынычсызлыгы”дигән темага багышланган координацияләү киңәшмәсендә катнашты.
Бу киңәшмә Татарстан Республикасы буенча Баш федераль инспекторның Аппараты утырышлары залында үтте.Очрашуны ТР буенча Баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов алып барды.
Киңәшмә барышында янгын куркынычы янаган чорда янгыннарны кисәтү hәм ут-күз чыга калса,аны ашыгыч сүндерү чаралары,балаларны сәламәтләндерү кампаниясе,җирле үзидарә органнары эшчәнлеген контроль-күзәтчелеккә анализ ясау мәсьәләләре каралды.