Республикадагы 974 муниципаль берәмлекнең hәркайсын 2013 елның алты аенда уртача ике тапкыр тикшергәннәр. Муниципаль берәмлекләр башлыклары 445 кеше 1587 мең сум күләмендә штраф рәвешендә адмистратив җаваплылыкка тартылганнар.
Әлеге мәгълүматлар Татарстан Республикасы хакимияте органнарының, дәүләт контролен(күзәтчелеген) тормышка ашыручы территориаль федераль башкарма хакимият органнарының hәм республика җирле үзидарә органнарының үзара хезмәттәшлеген оештыру мәсьәләләре буенча ведомствоара комиссиясенең бүген Хөкүмәт Йортында үткән утырышында яңгырады.
Киңәшмәне Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары,ведомствоара комиссия рәисе урынбасары Равил Моратов алып барды. Утырышта Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советы Рәисе Минсәгыйть Шакиров катнашты.
Контроль(күзәтчелек)эшчәнлеген тормышка ашыручы дәүләт органнарының 2013 елның беренче яртысында җирле үзидарә органнары белән үзара мөнәсәбәтләрен оештыру турында Татарстан Республикасы Президенты Аппараты Җитәкчесе урынбасары—Президентның территорияләр белән эшләү Идарәсе башлыгы Илнур Гарипов сөйләде.
Утырышта Менделеевск муниципаль район башлыгы Игорь Привалов, Россиянең гадәттән тыш эшләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе башлыгы урынбасары, күзәтчелек Идарәсе башлыгы Сергей Сергеев, Татарстан Республикасы прокуроры урынбасары Газинур Галимов чыгыш ясадылар.