Кемнең дәрәҗәсе югарырак?

2013 елның 6 августы, сишәмбе
Татарстан Республикасы  муниципаль берәмлекләр Советы сайтының ”Муниципаль берәмлекләр рейтингы (дәрәҗәсе) ”бүлеге яңартылды: 2013 елның гыйнвар-июнь айлары рейтингы басылып чыкты.
Гомуми социаль-икътисади үсеш рейтингында быелның беренче ярты еллыгында Казан шәһәре (1 урын), Әлмәт (2 урын), Лаеш(3 урын) районнары алга чыктылар .Ахыргы урыннарда: Чистай,Тәтеш, Балык бистәсе районнары.
Балтач,Әтнә районнары 40-41 урыннардан 36-37 урыннарга күтәрелделәр.Арча районы үзе ирешкән югарылыктан дүрт урынга чигенгән.
Төгәлрәк мәгълүматны биредән  табарга була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International