Конкуренцияне яклап

2013 елның 9 августы, җомга
2013 елның 10-11 октябрендә Мәскәүдә муниципаль хезмәтләр күрсәтү, муниципаль заказлар, электрон аукцион буенча махсус семинар үткәреләчәк. Оештыручылары—Муниципаль берәмлекләрнең Бөтенроссия Конгресссы (ОКМО) hәм “Муниципаль берәмлекләрнең инновация Үзәге” (ЦИМО).
Экспертлар:профильле бүлекчәләрдән, мәсәлән, монополиялелекә каршы хезмәттән, федераль казначействодан, суд органнарыннан.
Семинарда катнашучылар үзләрен борчыган сорауларга җаваплар ала алалар, тикшерелгән мәсьәләләр уңаеннан үз фикерләрен җиткереп, тәкъдимнәрен кертү мөмкинлеге булачак.
Семинарның тулы программасы hәм анда катнашу шартлары ЦИМО сайтында  www.npcimo.ru яктыртыла. Семинарда катнашу гаризалары 2013 елның 4 октябренә хәтле кабул ителә.
Семинарның оештыру комитеты:
моб. (8-916) 751-11-79, тел./факс (8-495) 650-18-92 – Юлия Еремеева
тел. (8-495) 410-18-69, моб. (8-916) 189-79-12 – Ольга Ильиных
E-mail: npcimo@mail.ru
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International