Дәүләт яклавы темасына

2013 елның 14 августы, чәршәмбе
Узган атнада Татарстан Республикасы икътисад министрлыгында муниципаль берәмлекләр администрациясе хезмәткәрләре өчен семинар уздырылды. Ул кече hәм урта кәсәбәчелек субъектларын дәүләт яклавы чараларын тормышка ашыруда канаштыру мәсьәләләрен күздә тоткан иде.
Икътисад министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, сүз “Лизинг-грант” программасы буенча беренче взносларны түләү өчен субсидияләр hәм уку-укыту хезмәләре өчен чыгымнарны кайтаруга багышланган иде. Болардан башка, инновацион продукцияне зшкәртү белән шөгыльләнүче кече hәм урта бизнес субъектларын яклау, электр челтәренә технологик яктан тоташтыру чыгымнарын субсидияләү hәм ТРда кулланучы авыл хуҗалыгы кооперативларын кредитлау системасын үстерүне субсидияләү мәсьәләләре күтәрелде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International