Мин күкне сайлыйм!

2013 елның 15 августы, пәнҗешәмбе
2013 елның 17 августында Биектау районының “Коркачык” аэродромы территориясендә hәр елны оештырыла торган “Мин күкне сайлыйм” дигән авиация бәйрәме үткәреләчәк. Ул Россия авиациясе бәйрәме көненә багышлана, дип хәбәр итә ТР сәнәгать hәм сәүдә министрлыгы мәтбугат хезмәте.
Форумның максаты - авиацияне халык арасында популярлаштыру, балаларны hәм яшьләрне шушы өлкәгә тарту, авиаторлар өчен бәйрәм оештыру.
“Мин күкне сайлыйм” дигән бәйрәмгә биш меңнән артык кеше катнашачак. Алар арасында - чын hөнәриләр, кече hәм олы авиация белгечләре, авиация ветераннары, студентлар hәм мәктәп балалары.
Бәйрәм 10.00. сәгатьтә башлана.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International