Лаеклыларны сайларга вакыт

2013 елның 15 августы, пәнҗешәмбе
Кичә,14 июльдә Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советында муниципаль  берәмлекләр арасында Татарстан Республикасы Көненә багышланган республика смотр-конкурсының оештыру комитеты утырышы булды. Бу чараны Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советы Рәисе—оештыру комитеты башлыгы Минсәгыйть Шакиров үткәрде.
Утырышны башлаганда Минсәгыйть Шакиров бу конкурсның муниципаль берәмлекләр эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген күтәрү максатында, халыкның тормыш  сыйфатын яхшырту, уңай тәҗрибәне киңрәк таратып, җирле үзидарә органнарының нәтиҗәле эшчәнлеген куәтләү мәнфәгатендә башкарылуын искәртте. Җиңүчеләргә, ә алар hәр районнан икешәр булачак, Татарстан Президенты исеменнән җиңел автомашиналар hәм Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советы дипломнары тапшырылачак.
Конкурста барлык муниципаль районнар hәм республиканың ике шәhәр округы катнаша. Конкурсны әзерләү hәм үткәрү өчен hәр районда конкурс  комиссиясе төзелде. Конкурска катнашучылардан 189 гариза кабул ителде.
Республика Советының экспертлар төркеме бу эшләрне тикшереп чыкты, номинантларны бәяләде. Төп үлчәм итеп үз керемнәренең үсеш темплары, халык исәбенең динамикасы, урында мөгезле эре терлекләрнең баш саны, бер кеше исәбенә төзелгән торак йорт күләме, төзекләндерү чаралары, кече hәм урта кәсәбәчелекне тормышка ашыру программасының үтәлеше, бер кеше исәбенә туры килгән сәүдә мәйданы, гражданнарның хезмәт белән тәэмин ителешенә булышлык, муниципаль берәмлекләр тарафыннан уздырылган социаль-мәдәни, спорт чараларының саны, коррупциягә каршы көрәш чараларын үткәрү алынды.
Шәhәр округларында муниципаль учреждениләрдә ведомство күсәткечләре системасына туры килгән мәгълүматлар исәпләнелде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International