“Сәләт”тә сәләтлеләр

2013 елның 15 августы, пәнҗешәмбе
“Сәләт” форумы филиаллары республиканың hәр районында булырга тиеш. Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Алексеевск районының Биләр поселыгында булган форум мәйданчыгына килгәч әйтте. Президентны озатып йөрүчеләр арасында ТР муниципаль берәмлекләр Советы Рәисе Минсәгыйть Шакиров та бар иде.
“Сәләт” 1994 елдан алып эшли башлады. Башта ул Арчадагы 65 баланы җыйган гадәти лагерь иде. Бүген “Сәләт”—сәләтле яшьләрне, иң башта мәктәп балаларын берләштергән бөтен бер система. Быел ул августның 12-сеннән 17-сенә кадәр үтә. Форумга Татарстаннан, Россиянең 10 регионыннан ,Австралиядән, Чехиядән, Берләшкән гарәп әмирлекләреннән килгән 5 мең яшь егет hәм кызны җыелды.
Рөстәм Миңнеханов форум кунаклары hәм аның эшчәнлегендә катнашучылар белән аралашты, ”Сәләт” җәмәгатьчелегенең күренекле юнәлешләре белән танышты.   
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International