Эшлеклеләр өчен курслар

2013 елның 16 августы, җомга
Авыл яшьләрендә эшмәкәрлек инициативасын үстерү өчен һәм озак вакытлы “2011-2015 нче елларга ТР авыл яшьләре” максатчан программаны тормышка ашыру кысаларында, 2013 елның сентябреннән Аграр яшьләр берләшмәсе бизнес-планлаштыру нигезләренә өйрәтү буенча бушлай вебинарлар үткәрә.
Программа кысаларында авыл җирлегендә үзенең эшен ачырга теләүче һәр яшь кеше бизнес-планның методлары, аны чынга ашыру этаплары белән тәфсилләп танышачак. Монардан тыш, программаның  эксперталары белән үзенең булган идеясына нигезләнеп  киләчәк бизнесының планын төзи алу мөмкинлегенә ирешә.
Укуда Татарстан Республикасының төрле авыл җирлекләрендә яшәүче 18-35 яшьтә булган инициативалы авыл яшьләре катнаша ала.
Сезгә бары тик amo-rt.tatarstan.ru сайтындагы электрон анкетаны 15 сентябрьгә кадәр тутырырга кирәк. Ашыгыгыз! Урыннар чикле.
Барлык кызыксындырган сораулар буенча 221-75-97 телефоны буенча шалтыратыгыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International