Сайлау алды курслары

2013 елның 22 августы, пәнҗешәмбе
2013 елның 8 сентябрендәге бердәм сайлау көне уңаеннан ТР Үзәк сайлау комиссиясе кайбер районнарның,аларда сайлаулар үтәчәген истә тотып, участок сайлау комиссияләре әгъзаләрен укытуны дәвам итә.
Курслар Тәтеш, Яшел Үзән районнарында булып үтте инде. Укыту тәртибе узачак сайлауларның үзенчәлекләрен истә тота. Дәресләрдә лекцияләр укыла, практик күнегүләр уздырыла, сайлау хокуклары уңаеннан тестлар уздырыла. Үзәк сайлау комиссиясе вәкилләре сайлаучылар исемлеге белән эшләүгә игътибар бирәләр, сайлауда тавыш бирүне санау күнекмәләрен өйрәтәләр, сайлау документларын төгәл тутырырга күнектерәләр.
Бу турыда Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе мәглүмат хезмәте хәбәр итә.
8 сентябрьгә хәтле әлеге курсларда 170 участок сайлау комиссиясе катнашачак,500 дән артык сайлау комиссияләре җтитәкчеләре укыячак.
Бердәм сайлау көнендә катнашмаган сайлау комиссияләре укуны октябрь-декабрь айларында үтәчәкләр. 




ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International