Компанияләр hәм эшмәкәрләр игътибарына

2013 елның 23 августы, җомга
Хөрмәтле кече hәм урта бизнес вәкилләре! Әгәр дә сез лизинг договорлары буенча аванс түләвенең бер өлешен,үзегезнең хезмәткәрләрегезне укыту өчен тотылган акчаларны кире кайтарырга, яисә бизнес-проектыгызны тормышка ашыру өчен грант алырга,кредит процентларыгызның бер өлешен дәүләт хисабыннан түләтергә уйлыйсыз икән, бу мәгълүмат нәкъ сезнең өчен.
ТР икътисад министрлыгы бизнесменнарны яклау уңаеннан берничә дәүләт программасын тормышка ашыра.Бу программаларда җиhаз лизингы договоры (“Лизинг-грант”) буенча беренче взнос(аванс) чыгымнарына субсидия бирә,уку-укыту хезмәтләре алган уңайдан да субсидия тия,инновацион продуктны эшкәрткән hәм урнаштырган(кулланган) өчен дә кече hәм урта кәсәбәчелек субъектларын яклый
Болардан башка,субсидияләр электр челтәренә технологик тоташтыру чыгымнарын каплау,ТР авыл хуҗалыгы куллану кооперативларын кредитлау системасы үсеше өчен дә бирелә.
Төгәлрәк мәгълүмат уңаеннан Татарстан Республикасы икътисад министрлыгына: Казан,Мәскәү урамы,55 йорт адресы буенча мөрәҗәгать итә аласыз. Рәсми сайт: mert.tatar.ru. Телефон:8(843)524-90-90.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International