Президенттан ачкыч

2013 елның 28 августы, чәршәмбе
Иртәгә,29 августта, 12.00 сәгатьтә Дәүләт Советы янындагы мәйданда Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советы тарафыннан оештырылган муниципаль берәмлекләр арасында узган еллык смотр-конкурс җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узачак.
Бу тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин,Татарстан Премьер-министры урынбасары вазифаларын үтәүче Юрий Камалтынов,Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советы Рәисе Минсәгыйть Шакиров катнашачаклар.
Оештыру комитеты карары нигезендә смотр-конкурста 86 муниципаль берәмлек, 2 шәhәр округыннан 14 муниципаль учреждение җиңүче дип табылды. Шуларга Татарстан Президенты исеменнән 100 ВАЗ-21214 “Нива” автомашиналары ачкычлары тапшырылачак.
Быел смотр-конкурска 189 гариза кергән иде.Бәяләр үлчәме шуннан гыйбарәт иде: үз доходларын үстерү темплары,халык саны үсеше динамикасы,урында мөгезле эре терлекләр саны(авыл җирлекләре өчен),бер кеше исәбенә төзелгән торак йортлар мәйданы.кече hәм урта кәсәбәчелкне яклау программасын тормышка ашыру,бер кешегә туры килгән сәүдә мәйданы,гражданнарның эш белән тәэмин ителеше,муниципаллар оештырган социаль-мәдәни,спорт чаралары,коррупциягә каршы көрәшне көчәйтү.Шәhәр округлары уңаеннан муниципаль учреждениеләрдә ведомство күрсәткечләре исәпкә алынды.
Әлеге смотр-конкурс Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советы тарафыннан 2011 елдан бирле уздырыла. Конкурсның максаты—муниципаль берәмлекләр эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген күтәрү,халыкның тормыш-көнкүреше сыйфатын яхшырту,уңай тәҗрибәне тарату hәм җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең нәтиҗәләре белән кызыксынуны күтәрү.
Узган ике ел дәвамында смотр-конкурслар үткәрү нәтиҗәсендә республика муниципалитетлары төрле маркалардагы 200 автомашина алганнар иде инде.Бу автотранспорт республика муниципалитетлары өчен җитди ярдәм булды.Алар Татарстандагы ераккарак урнашкан авыл җирлекләренең материаль базаларын ныгыттылар. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International