Җиңүчеләргә—автомашина

2013 елның 29 августы, пәнҗешәмбе
Бүген Дәүләт Советы янындагы мәйданда Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советы тарафыннан оештырылган муниципаль  берәмлекләр арасында барган смотр-конкурска тантаналы төстә йомгак ясалды. Лауреатлар,ә алар 86 авыл җирлеге башлыклары hәм ике шәhәр округыннан 14 муниципаль учреждение вәкилләре Татарстан Преззиденты Рөстәм Миңнеханов кулыннан йөз данә Лада-21214 “Нива”автомашиналарына ачкычлар алдылар.
Бүләкләү тантанасында Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Премьер-министр урынбасары вазифаларын үтәүче Юрий Камалтынов,Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советы Рәисе Минсәгыйть Шакиров hәм башка рәсми шәхесләр катнашты.
Татарстан Президенты республика берәмлекләренең иң яхшыларын Республика көнендә  зурлау яхшы традициягә әверелүен әйтте.
Смотр-конкурс лауреатлары тапшырылган бүләкләрне үзләренең көндәлек намуслы хезмәтләре белән яулап алдылар. Ә муниципалитетлар  хәзер дәүләтнең нигезе булып тора, дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.
Нәкъ муниципалитетларда,бигрәк тә авыл җирлекләре дәрәҗәсендә хәкимият белән халык арасында тулы контакт урнаша, диде республика башлыгы hәм ул җиңүчеләрне автомашинага лаек булулары белән,ә барлык кунакларны Республика көне белән котлап, уртак эштә уңышлар теләде.
“Россиядә җирле үзидарә реформасы 2003 елда башланды.безнең илебез җирле үзидарә Хартиясенә 1998 елда кушылды.”Россия Федерациясендә җирле үзидарәнең гомуми принциплары “ дигән 131нче Федераль законны тулысынча үтәүгә Татарстан 2006 елдан кереште", - дип хәбәр итте  үз чиратында Минсәгыйть Шакиров. Шулай булуга карамастан, кыска ара эчендә җирле үзидарә үсешендә республика ил күләмендә регион лидерлары арасына килеп керә алды. Безнең муниципаль берәмлекләр, муниципаль берәмлекләрнең башлыклары Бөтенроссия конкурсларында еш кына җиңүчеләр булып чыгалар, дип өстәде Минсәгыйть Шакиров. Ул Татарстан Президентына шәхсән hәм республика җитәкчелегенә муниципалитетларны олы хуплаулары өчен рәхмәт әйтте. Бу хуплау җирле үзидарә органнарының техника паркын ныгытуда гына түгел (соңгы өч елда республика муниципалитетларына 600 дән артык машина бүлеп бирелде),башка өлкәләрдә дә сиздерерллек уңайлыклар тудырылды.Мунципаль  хәкимият вәкилләренең хезмәт хакларын күтәрүдә,муниципаль органнардагы хезмәткәрләрнең пенсия мәсьәләләрен чишүдә,грантлар белән хуплауда да без яклау таптык.
Республика муниципалитетлары республика бюджеты аркылы тагын уңай ярдәм алачаклар.Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов,ТР муниципаль берәмлекләр Советы инициативасын яклап, авыл җирлекләре өчен 1 миллион сум торган 104 еллык грантны кулай күрде.
“Хәзер документ ТР Премьер-министры Илдар Халиков раславына кертелде", - дип өстәде ул hәм Татарстан җитәкчелегенә муниципаль хәкимиятне hәртөрле хуплау уңаеннан рәхмәт хисләрен белдерде.
Лауреатлар исеменнән  Яңа Чишмә районының Петропавловск авыл җирлеге башлыгы Светлана Дворецкая республика җитәчелегенә рәхмәт сүзләрен ирештерде.
Искәртеп үтәбез, муниципаль берәмлекләр арасында барган смотр-конкурс республика муниципаль берәмлекләре  эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген күтәрү ниятендә ТР муниципаль берәмлекләр Советы тарафыннан 2011елдан бирле үткәрелә. Быелгы конкурста барлык районнар hәм шәhәр округлары катнашып, конкурска 189 гариза бирелгән иде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International