Белем көнендә

2013 елның 2 сентябре, дүшәмбе
Кичә,1 сентябрьдә, ТР муниципаль берәмлекләр Советы Рәисе Минсәгыйть Шакиров Чистай районына эшлекле сәфәр кылды һәм Белем көне уңаеннан шәhәрнең өченче гимназиясендә тантаналы линейкада катнашты.ТР муниципаль берәмлекләр Советы Рәисе линейкага җыелучыларны Белем көне белән котлады,балаларга нык сәламәтлек hәм гимназиядә яхшы белем алуларын теләде,укытучыларга олы хезмәтләре өчен рәхмәт әйтте.
Тантаналы линейкага Чистай район башлыгы Илдус Әхмәтҗанов,муниципаль районның башкарма комитеты мәгариф идарәсе башлыгы Госман Нәбиуллин hәм башка рәсми шәхесләр дә катнашты. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International