Тиңдәш бәйрәмнәр

2013 елның 2 сентябре, дүшәмбе
Шимбә көнне,31 августта, Әлмәт шәhәрендә шәhәрнең 60 еллыгы hәм Татарстанда нефть чыга башлауга 70 ел тулу бәйрәмнәре тантаналы төстә билгеләп үтелде.
Бәйрәмдә, ә аның төп чаралары шәhәр мәйданында үткәрелде, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин,ТР муниципаль берәмлекләр Советы Рәисе Минсәгыйть Шакиров, министрлыклар,ведомстволар җитәкчеләре, нефть якларының муниципаль берәмлекләр башлыклары катнашты.
Бәйрәмнең истә калырлык тантаналы өлешендә “Татнефть” компанияләре вәкилләре парадын нефтьчеләрнең музыкаль hәм хореография коллективлары озата килде. Колонналарда Әлмәтнең иң эре төзү компанияләре,шәhәргә хезмәт күрсәтү оешмалары эшчеләре,укытучылар hәм спортчылар үтте.
“Күз алдына китерүе дә кыен: кырыс сугыш чоры шартларында Татарстан нефтенең олы тарихы башланып киткән.Чынлап та бу зур хезмәт батырлыгы булган” дигән сүзләр белән мәйданга килүчеләрне күренекле юбилейлар белән Рөстәм Миңнеханов котлады.
Президент әйткәнчә, Баулы, соңрак Ромашкино нефть мәйданнарын ачу республиканы берничә дистә елга илнең нефть үзәгенә әверелдерде,ә нефть безнең якларның яңа йөзен ачты, республиканың куәтле үсешенә импульс булды.Рөстәм Миңнеханов фикеренчә,”Татарстан нефтенең олы тарихы булуы өстенә аның олы киләчәге дә бар”.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International