Исәп-хисап документы уңаеннан

2013 елның 5 сентябре, пәнҗешәмбе
Кичә финанс министры урынбасары Юлия Абдреева Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең финанс органнары җитәкчеләре hәм белгечләре белән киңәшмә уздырды.Видеоконференция тәртибендә барган киңәшмәдә бюджетчыларның хезмәт хаклары буенча статистик исәп-хисап тотуны формалаштыру hәм аны тапшыру,бюджетчыларның хезмәт хакларын арттыру hәм әзерләнгән материалны  дәүләт(муниципаль) учреждениеләре турында мәгълүматларны  урнаштыра торган Россия Федерациясенең рәсми сайтында (www.bus.gov.ru) теркәү мәсьәләләре дә тикшерелде, дип хәбәр итә ТР финанс министрлыгының матбугат хезмәте. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International