Бердәм тавыш бирү көне

2013 елның 6 сентябре, җомга
Сайлауның бердәм көне 8 сентябрьдә Татарстанның 33 муниципаль районында  131 авыл hәм шәhәр җирлекләренең вәкиллекле органнарына өстәмә сайлаулар уздырыла. Сайлауларда  250 кандидатка тавыш бирергә кирәк.
Өстәмә муниципаль сайлауларда 481кандидат катнаша,шул исәптән 426 кеше сәяси партияләрдән.Үз-үзләрен тәкъдим иткән кандидатлар—55 кеше.
Сайлау участоклары 7 сәгатьән алып,кичке 8 гә хәтле эшли.Сайлаучы кәгазь бюллетень ала.Электрон тавыш бирү комплекслары,видеокамералар өстәмә сайлауларда файдаланылмый, дип хәбәр итә Үзәк сайлау комссиясенең матбугат хезмәте.
Үзәк сайлау  комиссиясенең рәсми сайтында интернет-сервислар эшләячәк. Шулар ярдәмендә сайлаучылар үз сайлау учасотлары турында мәгълүмат ала алачаклар.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International