Тәҗрибә үзләштерү ниятендә

2013 елның 2 октябре, чәршәмбе
4-5 октябрьдә Татарстанга җирле үзидарә эшен оештыру тәҗрибәсен өйрәнү ниятендә Мордовия республикасының Атяшево муниципаль районыннан Атяшево районы администрация башлыгы Михаил Сурков җитәкчелегендә делегация киләчәк. Делегациядә район җитәкчелеге,кайбер идарәләр башлыклары,шулай ук авыл җирлекләре җитәкчеләре булачак.
Ике көн дәвамында кунаклар безнең Апас районында булып, урындагы хәл белән танышачаклар,аннары ТР муниципаь берәмлекләр Советы эшчәнлеген өйрәнәчәкләр.Бу очрашуларда Татарстан Республикасы  ягыннан ТР муниципаль берәмлекләр Советы Рәисе Минсәгыйть Шакиров,ТР Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары Илнар Гарипов,Дәүләт Советының дәүләт корылышы комитеты Рәисе Валентина Липужина hәм министрлыклар вәкилләре катнашачак.
Белешмәләр өчен:
Атяшево районы Урта Идел өлкәсенең Мордва округы оештырылу уңаеннан 1928 елның 16 июлендә теркәлә.
Атяшево муниципаль районында 21 авыл ,1 шәhәр җирлеге(Атяшево поселогы) исәпләнә.
Халык саны биредә 19133 кеше тәшкил итә.Милләтләре буенча 84,2 процент мордва,0,5 процент татарлар hәм башка милләтләр бар.
Атяшево районын 1996 елдан алып,бүгенгәчә  Михаил Алексеевич Сурков җитәкли.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International